«Наркотиклар + Син = Җимерелгән хыяллар»: нарколог белән очрашу (16+)

15 февраль көнне Үзәк балалар китапханәсендә өлкән сыйныф укучылары өчен Чаллы наркология диспансеры наркологы Рогожников Сергей Валентинович белән очрашу үтте. Чарада борчуга салучы наркоманлык һәм яшьләр темасы күтәрелде. Табиб-нарколог наркотикларның зарары, аларның кеше организмына ничек тәэсир итүе, сәламәт яшәү рәвешен зарарлы гадәтләргә алыштырган кеше гомеренең ничә елга кыскаруы турында сөйләде. Әңгәмә барышында балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны яудырды һәм аларга төгәл җаваплар алды. һәр катнашучы үзе өчен «Зарарлы гадәттән саклану өчен ышанычлы калкан булып бары тик сәламәт яшәү рәвеше генә тора ала» дигән нәтиҗә ясады.
Чарада «Наркоманлык: татып карамаска, башламаска!» дигән кисәтү-китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Китапханә хезмәткәрләре мондый төрдәге чаралар балаларга дөрес юлны сайларга һәм киләчәктә төзәтә алмаслык хаталар ясамаска ярдәм итәр дип өметләнеп кала. 

Поделиться: